Максат: патриотик хисләр үстерү.
Бөек Ватан сугышы вакыйгалары безне тарихка тирәнрәк үтеп китә. 2020 ел-Бөек Җиңүнең 75 еллыгы.
Ел саен сугышта катнашучылар һәм тыл хезмәтчәннәре саны кими бара. Алар тормыштан китә, әмма хәтердән түгел. Бу буын турында хәтер гасырлар буена саклана. Алар безнең хәтеребездэ! Кире кайтмаган кешеләр турында…
Бүген Баулы картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорты хезмәткәрләре үзләренең тыл хезмәтчәннәре өчен Җиңү көне уңаеннан бәйрәм концерты оештырдылар.. Директор Кәлимуллина Т. В. аларны Россия Федерациясе Президенты В. В. Путин, Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов, Баулы муниципаль районы башлыгы Р. Х. Гатиятуллинның котлау открыткаларын тапшырды.
Шулай ук социаль хезмәт алучыларга җирлек башлыгы Шакирҗанов Д.А. исеменнән азык-төлек җыелмалары тапшырылды. Шигырьләр һәм җырлар яңгырады, тыл хезмәтчәннәре белән вальс биеделәр. Хезмәткәрләр ветераннарга бәйрәмне онытылмаслык итәргә тырыштылар.