Яңа инфекциянең таралуын кисәтү максатыннан 27 апрельдән башлап бер айга кадәр Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты үз-үзеңне изоляцияләү режимына күчте. Учреждениенең 25 хезмәткәре учреждениенең үзендә 121 кеше яши.
Май бәйрәмнәре алдыннан ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Питрәч муниципаль районындагы «Кайгырту» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге дистанцион технологияләр кулланып, социаль хезмәткәрләр белән эшлекле киңәшмәләр үткәрде. Социаль хезмәткәрләргә үз-үзеңне изоляцияләү режимын үтәү, саклау һәм дезинфекцияләү чараларын куллану, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен искә төшерделәр. Киңәшмәдә шулай ук хезмәт күрсәтүче урыннарда урнаштырылган автоматик янгын хәбәрчеләренең эш сәясәтен тәэмин итү һәм үзәкнең агымдагы эшчәнлегенең башка мәсьәләләре каралды. Киңәшмә эшендә социаль яклау бүлеге җитәкчесе Р.Р. Сәхәбиева катнашты.
2020 нче елның 12 нче маенда «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре тарафыннан социаль хезмәт алучылар һәм «csontukay» инстаграмм аккаунтындагы абунәчеләр арасында Җиңү бәйрәме уңаеннан «Җиңү открыткалары” конкурсына нәтиҗә ясалды.
«Баулы картлар һәм зәгыйфләр интернат йорты» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе хезмәткәрләре коллективы һәм социаль хезмәт алучылар ТР буенча тикшерү бүлегенә игелекле һәм сизгер йөрәкле, өлкәннәргә битараф булмаган өчен рәхмәт сүзләрен җиткерәбез.
ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Баулы муниципаль районының дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе «Баулы картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар өчен " Республика нәрсәдән башланды?»
2020 нче елның 11нче май көнне Югары-Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты-интернаты “Шәфкатьлелек” бүлеге тәрбиячесе Гыйльметдинова Гөлчәчәк «Җиңү балалар күзлегеннән» темасы астында шөгыль үткәрелде. Бу шөгыль рәсем һәм кул эшләре конкурсы формасында утте.
2020 елның 8 маенда Бөек җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан "Сугышның хатын-кыз йөзе түгел" социаль проекты кысаларында, Питрәч муниципаль районының «Кайгырту» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре тыл хезмәтчәне Ларина Анна Лаврентьевнага бардылар.
2020 елның 8 маенда Бөек җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, "Ветеран белән якшәмбе көн" социаль проекты кысаларында, Питрәч муниципаль районының “Кайгырту” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре ветеран Козлов Михаил Васильевич янына бардылар.
2020 нче елның 8 нче маенда «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Римма Шакирова социаль хезмәт алучылар белән «csontukay» инстаграмм аккаунтында «Конфликтларны чишү” темасына онлайн дәрес уздырды.