«Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында социаль педагог “Конфликтларны чишү” темасына онлайн дәрес үткәрде

2020 елның 12 мае, сишәмбе

«Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында социаль педагог “Конфликтларны чишү” темасына онлайн дәрес үткәрде

 

        2020 нче елның 8 нче маенда «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Римма Шакирова социаль хезмәт алучылар белән «csontukay» инстаграмм аккаунтында «Конфликтларны чишү” темасына онлайн дәрес уздырды.

        Дәреснең максаты: социаль хезмәт алучыларны «конфликт» төшенчәсе белән таныштыру һәм  күнегүләр мисалында аңлату  иде.

        Видеороликны 104 кеше карады, алар арасында 3 социаль хезмәт алучы бар иде.

        Дәрес барышында «Алма һәм корт», «Конфликттан ничек чыгарга» күнегүләре үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International