Питрәч муниципаль районының "Кайгырту" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре үз-үзләрен изоляцияләү режимында эшне дәвам итәләр

2020 елның 12 мае, сишәмбе
ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау Министрлыгының Питрәч муниципаль районындагы «Кайгырту» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге дәүләт автоном учреждениесенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре социаль хезмәт алучылар белән дистанцион технологияләр кулланып эшләүне дәвам итәләр. Социаль адаптациядә кыенлыклар кичерүче балигъ булмаган балалар белән сәламәтлекләре чикле балалар белән файдалы ял оештыру максатыннан кул эшләнмәләре ясау буенча мастер - класслар, шулай ук көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы чаралары буенча инструктажлар, әкиятләр буенча викториналар, балигъ булмаганнарның үз-үзләрен тотышында тайпылышларны кисәтү буенча дәресләр үткәрелә.
Ата-аналар белән үз-үзеңне изоляцияләү режимын үтәү кагыйдәләре буенча фикер алышу, көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы чаралары буенча инструктаж, социаль контрактлар төзү өчен кирәкле документлар исемлеге турында мәгълүмат бирү, дистанцион укытуның мөһимлеге һәм балигъ булмаган балалар өчен көн режимын үтәү, шулай ук башка мәсьәләләр буенча консультация бирү үткәрелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International