2020 нче елның 11нче май көнне Югары-Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты-интернаты “Шәфкатьлелек” бүлеге тәрбиячесе Гыйльметдинова Гөлчәчәк «Җиңү балалар күзлегеннән» темасы астында шөгыль үткәрелде. Бу шөгыль рәсем һәм кул эшләре конкурсы формасында утте. Әлеге чарада берничә бала катнашты.
Безнең шөгылнең максатлары: Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү алдыннан балаларны илебезнең героик үткәне, җиңүче халык батырлыгы белән таныштыру; Россиянең бөек тарихына хөрмәт тәрбияләү, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында катнашкан ватандашлар истәлеген саклау.
Бөек Җиңүнең 75 еллыгы якынлаша. Шул максат белән рәсем һәм кул эшләре конкурсы формасында шөгыль үткәрелде . Шөгыль башында халыкның батырлыклары , илнең героик үткәне турында таныштыру максатыннан презентация ярдәмендә әңгәмә уткәрелде. Соңыннан тәрбияләнүчеләр ишеткәннәрне һәм күргәннәрне үз рәсемнәрендә чагылдырдылар. Шөгыль ахырында барлык тәрбияләнүчеләр дә бер-берләренең рәсемнәре белән таныштырдылар. Рәсем конкурсы дустанә шартларда үтте.