Бөек җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан "Сугышның хатын-кыз йөзе түгел" социаль проекты кысаларында, Питрәч муниципаль районының «Кайгырту» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре тыл хезмәтчәне Ларина Анна Лаврентьевнага бардылар

2020 елның 12 мае, сишәмбе
             2020 елның 8 маенда Бөек җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан "Сугышның хатын-кыз йөзе түгел" социаль проекты кысаларында, Питрәч муниципаль районының «Кайгырту»  халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре тыл хезмәтчәне Ларина Анна Лаврентьевнага бардылар.
                 Анна Лаврентьева үзенең истәлекләрендә үзенең шәхси тормышы вакыйгаларына гына түгел, ә хәзерге буыннар өчен тыныч, болытсыз көннәр хакына бөтен халыкның уртак батырлыгына да кагылып үтте. Волонтерлар һәм «Кайгырту» үзәге белгечләре белән очрашу истәлеге итеп Анна Лаврентьевага фотоколлаж тапшырылды.
               Халкыбызның героик тарихы вәкилләре белән мондый очрашулар һәрвакыт күз яшьләре һәм якты киләчәккә ышаныч белән уза.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International