«Республика нәрсәдән башланды?».

2020 елның 12 мае, сишәмбе

Бурыч:

- Татарстанның Дәүләт символикасы белән таныштыру;

- Татарстанның кыскача тарихы белән таныштыру

ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Баулы муниципаль районының дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе «Баулы картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар өчен " Республика нәрсәдән башланды?» чарасы уздырылды. Социаль эш буенча белгеч Вәгыйзова Р.З. слайдларда Татарстан Республикасының барлыкка килү тарихын сөйләде һәм күрсәтте. Шулай ук республиканың төп истәлекле урыннары һәм байлыгы күрсәтелде, социаль хезмәт алучылар алар турында әңгәмәдә катнаштылар. Без төбәк үсешенең мөһим этаплары, дәүләт символикасы турында сөйләштек. Чара ахырында " Кто я?» ("Мин кем?» ) ике теллелекне ныгыту өчен, күнекмәләр уздырылды.

Чара бик күп уңай эмоцияләр уятты, мондый чаралар гражданлык активлыгы тәрбияли, туган республикабыз турында белемнәрен ныгыта, кече Ватанга мәхәббәт тәрбияли, милли гореф-гадәтләргә карата кызыксынуны үстерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International