2020 нче елның 12 нче маенда «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре тарафыннан социаль хезмәт алучылар һәм «csontukay» инстаграмм аккаунтындагы абунәчеләр арасында Җиңү бәйрәме уңаеннан «Җиңү открыткалары” конкурсына нәтиҗә ясалды.
Конкурс катнашучыларның вак моторикасын үстерүгә, Җиңү көне турындагы белемнәрен системалаштыруга юнәлдерелгән иде.
Бәйгедә 8 социаль хезмәт алучы һәм 1 абуначе катнашты. Җиңүчеләр булып 1 урынга Сафиуллина Зөлфия, 2 урынга Мухаметшина Алинә, 3 урынга Кузнецов Димитрийлар чыкты. Аларга грамоталар һәм кызыксындыру бүләкләре тапшырылды. Без җиңүчеләргә алдагы көннәрендә уңышлар һәм зур җиңүләр телибез.