Бөек җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Питрәч муниципаль районының “Кайгырту” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең белгечләре ветеран янына бардылар

2020 елның 12 мае, сишәмбе

             2020 елның 8 маенда Бөек җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, "Ветеран белән якшәмбе көн" социаль проекты кысаларында, Питрәч муниципаль районының “Кайгырту” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре ветеран Козлов Михаил Васильевич янына бардылар.

            Очрашу җылы һәм дустанә шартларда узды. Михаил Васильевич үзенең хатирәләре белән уртаклашты, кырыс сугыш еллары, солдатларның ныклыгы һәм чыдамлыгы турында сөйләде. Очрашу истәлеге итеп ветеранга Җиңү турындагы истәлекле фотография тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International