ЯҢАЛЫКЛАР


15
май, 2020 ел
җомга

Бүген, 2020 елның 15 маенда, Сарман районы «Шәфкать» үзәгенә  Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллов булып китте. Визит барышында аны район башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин, Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль үсеш буенча урынбасары Индира Рәис кызы Сәхипова озатып йөрде. Рөстәм Вәлиуллов  учреждениенең капиталь ремонт барышы һәм эшчәнлеге белән танышты.

15 майда бөтен дөнья Халыкара гаилә көнен билгеләп үтә. Гаилә-һәркем тормышында иң мөһиме. Бу көнне Сарман районы «Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге һөнәри династияләрне хөрмәтләү буенча масштаблы акциягә кушылды. Хәмидуллиннар гаиләсендә дүрт гаилә әгъзасы тормышын социаль өлкәгә багышладылар. Гаилә көнендә коллектив исеменнән директор Хуҗина Гөлнара Ильяс кызы аларны гаилә көне белән котлады. Аларга истәлекле бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырды. Ул шулай ук гаиләнең, гаилә эчендәге мөнәсәбәтләрнең мөһимлеген билгеләп үтте, коллективка гаилә иминлеге һәм сәламәтлек теләде.

15 май-Халыкара гаилә көне. Бу көнне өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре муниципаль районның ЗАГС бүлеге белән берлектә үзәктә эшләүче Исламовлар династиясенә рәхмәт сүзләре җиткерделәр.

Бүген Аксубай муниципаль районының «Хыял» приютында тәрбияләнүчеләр белән Халыкара гаилә көненә багышланган чара үткәрделәр. 

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Гаилә көнен билгеләп үттеләр

«Чирмешән картлар һәм инвалидлар өчен интернат - йорты " дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә ялны оештыруга җитди карыйлар.

15.07.2020 елда дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе " ЦСА "Перекресток" МТЗ һәм СЗ РТ"фельдшер Сметанина Ф. Г. үткәрде алучылар өчен социаль хезмәт күрсәтүләр "профилактика COVID -19"темасына әңгәмә.

Халыкара гаилә көнен бәйрәм итү кысаларында, 2020 нче елның 1 нче маеннан 14 нче маена кадәр Баулы муниципаль районының «Милосердие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре балигъ булмаган балалар өчен «Минем тату гаиләм»дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрделәр.

Тукай муниципаль районының «Шәфкать» социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологы  өлкән яшьтәге кеше өчен гаиләдә психологик диагностика һәм  сенсорик күнегүләр үткәрде

            “Тылсым” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре “Арт-терапия “Күңел бизәкләре”  технологиясен тормышка ашыра башладылар.  Аның максаты- өлкән кешенең тормыш белән кызыксынуын арттыра.   


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International