Сарман районы «Шәфкатъ» үзегендә һөнәри династияләрне хөрмәтләү.

2020 елның 15 мае, җомга

15 майда бөтен дөнья Халыкара гаилә көнен билгеләп үтә. Гаилә-һәркем тормышында иң мөһиме. Бу көнне Сарман районы «Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге һөнәри династияләрне хөрмәтләү буенча масштаблы акциягә кушылды. Хәмидуллиннар гаиләсендә дүрт гаилә әгъзасы тормышын социаль өлкәгә багышладылар. Гаилә көнендә коллектив исеменнән директор Хуҗина Гөлнара Ильяс кызы аларны гаилә көне белән котлады. Аларга истәлекле бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырды. Ул шулай ук гаиләнең, гаилә эчендәге мөнәсәбәтләрнең мөһимлеген билгеләп үтте, коллективка гаилә иминлеге һәм сәламәтлек теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International