“Тылсым” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре “Арт-терапия “Күңел бизәкләре” технологиясен тормышка ашыра башладылар. Аның максаты- өлкән кешенең тормыш белән кызыксынуын арттыра.
2020 елның маенда Березняк, Кукшел, Пычак авыл җирлекләрендә һәм Кукмара шәһәрендә социаль хезмәт алучы унике кеше белән "Арт-терапия" технологиясе буенча дәресләр үткәрелде. Дәресләр өй шартларында индивидуаль формада узды, анда социаль хезмәт алучылар яраткан китапларын уку белән шөгыльләнделәр.
Китап уку табиблар күзлегеннән караганда өлкән яшьтәге кешеләргэ киңәш ителә. Китап уку эмоциональ фонны нормальләштерә, проблемалар турында онытырга ярдәм итә, тынычландыра. Яхшы китаплар үз-үзеңә ышанычны арттырырга, ә кайбер очракларда өлкәннәрнең гади тормыш һәм мөһим проблемаларыннан котылу чарасы булып тора.