«Чирмешән картлар һәм инвалидлар өчен интернат - йорты " дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә ялны оештыруга җитди карыйлар.

2020 елның 15 мае, җомга

Интернат-йортында өлкәннәр һәм инвалидлар өчен яз ул саф һавада кубрәк булу. Әгәр дә берәүләр ял итәргә, интернат территориясендә йөрергә ярата икән, башкаларга күбрәк актив ял катырак  ошый.

Олы яшьтә булуга карамастан, кайбер кешеләр теннис уйнарга каршы түгел. Алар өчен юлдашларын табу кыен булмас . Яшәүчеләр арасында күпләр шатланып ракетканы алачаклар, ә калганнары уенны кызыксынып күзәтәчәкләр. Буш вакытларын файдалы итеп үткәрү мөмкинлеге өлкән кешеләрнең тормыш сыйфатын сизелерлек арттыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International