Бүген, 2020 елның 15 маенда, Сарман районы «Шәфкать» үзәгенә Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллов булып китте. Визит барышында аны район башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин, Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль үсеш буенча урынбасары Индира Рәис кызы Сәхипова озатып йөрде. Рөстәм Вәлиуллов учреждениенең капиталь ремонт барышы һәм эшчәнлеге белән танышты.