15 май-Халыкара гаилә көне. Бу көнне өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре муниципаль районның ЗАГС бүлеге белән берлектә үзәктә эшләүче Исламовлар династиясенә рәхмәт сүзләре җиткерделәр.
Бүгенге көндә «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә 4 хезмәт династиясе эшли. Бу - Зариповалар, Летягиналар, Исламовалар һәм Вәлиевалар гаиләләре.
Намуслы хезмәтегез һәм ярдәмгә килергә әзерлегегез өчен зур рәхмәт сезгә.