«Минем тату гаиләм»

2020 елның 15 мае, җомга

15 майда Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм БМО Генераль Ассамблеясе тарафыннан 1993 елда, җәмгыятьнең игътибарын гаиләнең хәзерге торышына, җәмгыять тормышында аның әһәмияте һәм яшь буынны тәрбияләүдә җәлеп итү максаты белән гамәлгә куелган.

Халыкара гаилә көнен бәйрәм итү кысаларында, 2020 нче елның 1 нче маеннан 14 нче маена кадәр Баулы муниципаль районының «Милосердие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре балигъ булмаган балалар өчен «Минем тату гаиләм»дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрделәр.

Конкурсның максаты-балаларның игътибарын аларның тормышында гаиләнең мөһим роленә җәлеп итү, балалар һәм ата-аналар арасында хезмәттәшлекне ныгыту булды.

Балаларга үз гаиләсенә, аның гореф-гадәтләренә мәхәббәтләрен сәнгать эше – гаилә рәсеме аша белдерергә тәкъдим ителде. Балалар әти-әниләре белән бергә актив катнаштылар һәм үз рәсемнәре белән уртаклаштылар

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International