Халыкара гаилә көне

2020 елның 15 мае, җомга

Бүген Аксубай муниципаль районының «Хыял» приютында тәрбияләнүчеләр белән Халыкара гаилә көненә багышланган чара үткәрделәр. Гаилә - һәрберебез өчен тормышта иң мөһим. Гаилә - ул якын кешеләр, без аларны яратабыз, үрнәк алыбыз. Балалар гаилә турында шигырьләр сөйләделәр, җырладылар һәм биеделәр. Соңыннан балаларга үзләренең якыннарын ясарга тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International