Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Пионерия көне» үткәрелде.
Лениногорск халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә хатын-кыз тыл хезмәтчәннәрен котладылар.
«Исток-Башлангыч» өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә хезмәт күрсәтүче хатын-кызларны "Гранат-Стан Групп"ҖЧҖ компаниясе котлады. Ветераннарга азык-төлек җыелмалары һәм сугыш вакытында фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләре тапшырылды.
2020 елның 19 маенда ДКО "Югары-Утар акылга зәгыйфь булган балалар интернат-йорты» тәрбияче Дәүләтҗанов А.Ю. «Җитез һәм оста» дип исемләнгән команда уены үткәрде.
"Шатлык" приютында "Кызыл, Сары, Яшел" юл йөрү кагыйдәләре буенча уен дәресе узды. Әлеге чарада кече һәм өлкән яшьтәге 11 бала катнашты. Максат: юлда куркынычсыз тәртип күнекмәләрен ныгыту; юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү зарурлыгына аңлы караш тәрбияләү. Башта төркем игътибарына презентация тәкъдим ителде. Аннан соң тәрбияләнүчеләр "Җәяүле әлифбасы" дидактик уен уйнадылар, "Светофорның табышмаклары"дип җавап бирделәр. Дәрестә катнашучылар хикәя төзергә һәм машина йөрү өлешендә сурәтләнгән ситуациягә үз бәясен бирергә тиеш булган иллюстрацияләр төшерелгән карточкалар кулланылды. Әлеге чараны бер тәрбияләнүче үзе йомгаклады-бәладән котылу өчен, урамнарда куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк! Дәрес ахырында педагог Волкова Д.И. тарафыннан рефлексия үткәрелде.
Интернат-йортта үз-үзеңне изоляцияләү шартларында эшләү - ял итү һәм тернәкләндерү өчен уңайлы шартлар тудыра белүдән гыйбарәт.
«Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә «Компьютер Ликбезы» технологиясе тормышка ашырыла.
2020 нче елның 12 нче маенда «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре тарафыннан социаль хезмәт алучылар һәм «csontukay» инстаграмм аккаунтындагы абунәчеләр арасында Җиңү бәйрәме уңаеннан «Җиңү открыткалары” конкурсына нәтиҗә ясалды.
Май уртасында билгеләп үтелә торган иң якты бәйрәм һәркем өчен дә мөһим, игътибар үзәгендә. Бу – Халыкара гаилә көне. Бу бәйрәмдә гаилә һәм гаилә кыйммәтләренә дан җырлана.
Быел ул традицион булмаган рәвештә, шау-шуларсыз үтә. “Шәфкат” үзәге социаль хезмәткәрләре авыл җирлекләрендә яшәүче, үзләре хезмәт күрсәтүче гаилә парларын игътибар үзәгеннән читтә калдырмадылар. Алар адресына чын йөрәктән чыккан матур теләкләрен җиткерделәр, бәйрәм белән котладылар.
Өлкән һәм инвалидлар сәламәтлекләренә карата аеруча игътибар таләп итә торган кешеләр.
15 май көнне Сарман муниципаль районындагы “Шәфкатъ” үзәгендә социаль хезмәткәрләр, өлкән кешене тәрбияләүчеләрнең туганнары өчен «Өлкәннәрне карау мәктәбе”нең онлайн режимда чираттагы шөгыле булып үтте.
Катнашучылар табиб белән берлектә, төрле чирләр вакытында өзлегүләрне булдырмас өчен, билгеле эзлеклелектә, беренче кичектергесез ярдәм күрсәтү алымнарына төшенделәр.
Югары Ослан интернат-йортында яшәүчеләр волонтерлардан видео сәламнәр алдылар