Май уртасында билгеләп үтелә торган иң якты бәйрәм һәркем өчен дә мөһим, игътибар үзәгендә. Бу – Халыкара гаилә көне. Бу бәйрәмдә гаилә һәм гаилә кыйммәтләренә дан җырлана.
Быел ул традицион булмаган рәвештә, шау-шуларсыз үтә. “Шәфкат” үзәге социаль хезмәткәрләре авыл җирлекләрендә яшәүче, үзләре хезмәт күрсәтүче гаилә парларын игътибар үзәгеннән читтә калдырмадылар. Алар адресына чын йөрәктән чыккан матур теләкләрен җиткерделәр, бәйрәм белән котладылар.