Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Пионерия көне» үткәрелде. Чара тантаналы линейка белән башланып китте, анда балалар Пионерия турында бик күп яңа мәгълүмат алдылар. Тәрбиячеләр пионерлар оешмасының барлыкка килүе һәм аның символлары һәм традицияләре турында сөйләделәр.