ЯҢАЛЫКЛАР


21
май, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Җәлил картлар йорты территориясен яшелләндерү

21 май көнне тәрбияче Хәбибуллина Г.Р. балалар белән берлектә"Хезмәт төбе - хәзинә" дип исемләнгән хезмәт дәресе үткәрде.

20
май, 2020 ел
чәршәмбе

«Гармония» үзәге социаль хезмәткәрләре «Гардено-терапия» программасы кысаларында эш планыннан читләшмиләр һәм үз карамагындагы балалар белән бергә, ачык грунтка чәчәкләр һәм яшелчәләр утыртып, йорт яны участокларын төзекләндерәләр.

              Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Малышева Наталья каравылчы вазыйфасын били. Ул объектларны һәм матди кыйммәтләрне саклау буенча хезмәт итә, предприятиедә билгеләнгән сак һәм янгын сигнализациясе приборларының эшен контрольдә тота. Ул инде икенче сменада изоляциядә эшли, үз вазифаларыннан тыш мунча-кер юу комплексында эш башкара, мунча бинасын юа, җыештыра, кер юа, интернатта торучыларга мунчада юынырга булыша. Моннан тыш, Наталья барлык хезмәткәрләр кебек территорияне җыештырырга, ашханәне һәм бинада җыештырырга ярдәм итә, бакчада эшли. Бик җаваплы хезмәткәр, коллективта шундый хезмәткәр булу бик уңай!

Менделеевск районында «Өмет яры» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре «Хәтерлибез, хөрмәтлибез, горурланабыз!» онлайн-конкурсына йомгак ясадылар.

2020 нче елның 20 нче маенда Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты - интернатында  тәрбияче Тимергалиева А.Н "Фантазияләр ясыйбыз" дип исемләнгән асфальтта рәсем ясау конкурсы үткәрде.

Зәй муниципаль районында янгын куркынычсызлыгы буенча профилактик чаралар үткәрү дәвам итә.

“Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең 88 ПСЧ 11 ПСЧ хезмәткәрләре белән берлектә авыр тормыш хәлендә булган, күп балалы һәм мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче гаиләләрнең торак шартларын карап чыктылар


19
май, 2020 ел
сишәмбе

Югары Ослан интернат-йортында «пионерлар слеты " узды»

«Озак вакытлы карау системасы» проекты Россиянең күп кенә төбәкләрендә старт алды, аңа Татарстан Республикасы да керде. Озак вакытлы карау системасы - тормыш эшчәнлеге чикләнгән кешеләргә комплекслы социаль-медицина ярдәм курсәтү чарасы.

2020 елның 19 мае аенда Яр Чаллы шәһәренең «ПЕРЕКРЕСТОК «халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә психолог Хайрутдинова Венера Илдар кызы тарафыннан АРТ – терапия (рәсем ясау) буенча индивидуаль психологик дәресләр,  «шәхси ишү» күнегүләре үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International