2020 елның 19 маенда ДКО "Югары-Утар акылга зәгыйфь булган балалар интернат-йорты» тәрбияче Дәүләтҗанов А.Ю. «Җитез һәм оста» дип исемләнгән команда уены үткәрде.
Уенның максаты: Балаларның игътибарын физкультура һәм спортка җәлеп итү, балаларда спорт белән шөгыльләнүгә уңай караш формалаштыру, коллективлык хисе тәрбияләү.
Уен барышында балалар үзләренең җитезлекләрен һәм тизлекләрен күрсәттеләр. Уенда икешәр кешелек ике команда катнашты: «Стрела» һәм «Веселые ребята» командалары. Уен барышында «Цепь», «Игра с шаром», «Кто быстрее», «Точно в цель» конкурслары үткәрелде. Уен кызыклы һәм күңелле үтте. Исәптәге бераз аерма белән «Веселые ребята» командасы җиңде.