«Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә «Компьютер Ликбезы» технологиясе тормышка ашырыла.
Технологиянең максаты: өлкән яшьтәге кешеләрне компьютер белән эшләү күнекмәләренә өйрәтү, төрле эзләү системаларында Интернетта, шул исәптән, социаль челтәрләрдә эшләү.
2020 нче елнын унтугынчы маенда өйдә социаль хезмәтләр алучы Нурмөхәммәтова Зәйнәп Бари кызы белән «Компьютер Ликбезы" технологиясе буенча дәрес үткәрелде. Дәреснең темасы "Компьютерда ничек бастырып чыгарырга һәм документны саклап калырга". Текст язу өчен иң гади программа Microsoft Windows системасына керә. Социаль хезмәткәр Насыйбуллина Әлфия әлеге программаның мөмкинлекләрен аңлатты. Зәйнәп Бариевна канәгать калды.