"Кызыл, сары, яшел" юл йөрү кагыйдәләре буенча уен дәресе Питрәч "Шатлык" приюты

2020 елның 19 мае, сишәмбе

         "Шатлык" приютында "Кызыл, Сары, Яшел" юл йөрү кагыйдәләре буенча уен дәресе узды. Әлеге чарада кече һәм өлкән яшьтәге 11 бала катнашты. Максат: юлда куркынычсыз тәртип күнекмәләрен ныгыту; юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү зарурлыгына аңлы караш тәрбияләү. Башта төркем игътибарына презентация тәкъдим ителде. Аннан соң тәрбияләнүчеләр "Җәяүле әлифбасы" дидактик уен уйнадылар, "Светофорның табышмаклары"дип җавап бирделәр. Дәрестә катнашучылар хикәя төзергә һәм машина йөрү өлешендә сурәтләнгән ситуациягә үз бәясен бирергә тиеш булган иллюстрацияләр төшерелгән карточкалар кулланылды. Әлеге чараны бер тәрбияләнүче үзе йомгаклады-бәладән котылу өчен, урамнарда куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк! Дәрес ахырында педагог Волкова Д.И. тарафыннан рефлексия үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International