Өлкән һәм инвалидлар сәламәтлекләренә карата аеруча игътибар таләп итә торган кешеләр.
15 май көнне Сарман муниципаль районындагы “Шәфкатъ” үзәгендә социаль хезмәткәрләр, өлкән кешене тәрбияләүчеләрнең туганнары өчен «Өлкәннәрне карау мәктәбе”нең онлайн режимда чираттагы шөгыле булып үтте.
Катнашучылар табиб белән берлектә, төрле чирләр вакытында өзлегүләрне булдырмас өчен, билгеле эзлеклелектә, беренче кичектергесез ярдәм күрсәтү алымнарына төшенделәр.