Интернат-йортта үз-үзеңне изоляцияләү шартларында эшләү - ял итү һәм тернәкләндерү өчен уңайлы шартлар тудыра белүдән гыйбарәт. Социаль эш буенча белгечләр Вәлиуллина Вера һәм Мостафина Гүзәл социаль хезмәтләрдән файдаланучыларга һәм хезмәткәрләргә өстәмә ярдәм күрсәтергә тырышалар. Алар һәрбер кешегә аерым эш күрсәтәләр: чәч кисү, кырыну, юу, хезмәт терапиясе һәм арттерапия, аз хәрәкәтләнүчеләрне саф һавада йөртү, тернәкләндерү чаралары, яшәүчеләр белән көн саен әңгәмәләр, ашханәдә һәм территорияне җыештыруда ярдәм итү – барысы да намус белән башкарыла. Безнең белгечләр иң ярдәмчел, хезмәт сөючән һәм җаваплы!