«Өйдә визит ясау» технологиясе кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге белгече Ләйсән Суниева 14 нче санлы «Хәрәкәтләре бозылган баланы ничек үз-үзенә хезмәт күрсәтергә өйрәтъ» дигән укыту пакеты буенча төркемле онлайн дәрес үткәрде. Максат: ата-аналарны балаларны үз-үзеңә хезмәт күрсәтү күнекмәләренә өйрәтү.
«Балачак дөньясы " исемле шәһәр балалар рәсемнәре конкурсы нәтиҗәләре
Инвалид балалар һәм сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар арасында «Балачак дөньясы» исемле шәһәр балалар рәсемнәре конкурсы үткәрү матур традициягә әверелде. Быел ул Яр Чаллы шәһәренең социаль яклау идарәсе, РФ Пенсия фонды идарәсе патронажы астында онлайн ракурсында старт алды, 1 апрельдән 24 майга кадәр дәвам итте.
Балалар үзләренең әкияти матур рәсемнәрен өч номинация буенча җибәрделәр:
« Бу Җиңү Көне!»;
«Юбилеең белән, Татарстан!»;
«Ел фасыллары»
Быел барлык катнашучылар да кыйммәтле бүләкләр ала дигән карар кабул ителде. Балалар котлаулар кабул итәләр, сертификатлар һәм бүләкләр алалар.
18 июня 2020ел Актаныш картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүчеләр ишек алдында скандинавия таяклары белән йөриячәкләр.
«Демография» милли проектының «Өлкән буын» проектын тормышка ашыру кысаларында Менделеевск районының «Өмет яры» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Старость в радость» хәйрия фонды үткәргән вебинарда катнашалар. Дистанцион дәресләрнең максаты – социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗ дип танылган өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны озак вакат карау системасын гамәлгә кертүгә юнәлдерелгән чараларны тормышка ашыру.
18 июнь көнне “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Табигать табышмаклары” дип исемләнгән шөгыль үтте.
Теләче муниципаль районындагы «Родник» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре өлкәннәр белән эшләүдә төрле технологияләр кулланалар. Шуларның берсе «Скандинавия йөреше".
17 июньдә “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә балигъ булмаган социаль хезмәтләр кабул итүчеләр өчен Watsapp мессенджер кушымтасы аша наркотикларга каршы айлык кысаларында Халыкара наркотиклардан явызларча файдалану һәм аларның законсыз әйләнеше белән көрәш көненә багышланган чара үткәрелде. “Наркотикларсыз тормыш” исемле әлеге чарада 38 кеше катнашты.
«Чистай муниципаль районындагы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге» социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесе белгечләре «Балачак иминлеге» Бөтенроссия акциясе кысаларында рейд үткәрделәр
Социаль ярдәмнең перспективалы ысулларыннан берсе булып өлкән кешеләрнен үз ресурсларын куллану тора, алар арасында хатирәләр дә зур әһәмияткә ия. Хәзер, изоляция чорында, өйдә социаль хезмәтләр алучылар белән инновацион технологияләрне аларнын ойлэрендэ куллану аеруча актуаль булып тора.