Җәй җитте, җәйге каникуллар, коену, күңел ачу, уеннар, ачык һавада күңел ачулар вакыты җитте. Каникуллар вакытында балигъ булмаган балаларның күбесе ялгыз торалар һәм алар артыннан, ата-аналар эштә булу сәбәпле, тиешле контроль башкарылмый. Ә куркыныч хәлләр балигъ булмаганнарны һәр адымда сагалый.
«Балачак иминлеге» Бөтенроссия акциясен тормышка ашыру кысаларында балигъ булмаганнар белән бәхетсезлек очракларын кисәтү максатыннан 2020 елның 17 июнендә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Чистай муниципаль районындагы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге» социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесе белгечләре су коену тыела торган урыннар буйлап рейд ясадылыр һәм яшьүсмерләр белән «Суда куркынычсызлык» темасына профилактик әңгәмә үткәрделәр. Шулай ук «Суда сак булыгыз!» буклетларын тараттылар.