18 июнь көнне “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Табигать табышмаклары” дип исемләнгән шөгыль үтте.
Шөгыльнең максаты балаларнын табигать турында белемнәрен киңәйтү, экологик культураларын үстерү.
Балалар табигать күренешләре, ел фасыллары турында табышмакларга җавап бирделәр.
Шөгыльнең нәтиҗәсе балалар табигатьнең кеше өчен мөһимлегенә тагын бер кат ышындылар, үткәрелгән чарадан барсы да канәгать калды.