Технология «Скандинавия йөреше"

2020 елның 18 июне, пәнҗешәмбе

Теләче муниципаль районындагы «Родник» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре өлкәннәр белән эшләүдә төрле технологияләр кулланалар. Шуларның берсе «Скандинавия йөреше".

Технология өлкән яшьтәге кешеләргә хәрәкәт активлыгын арттырырга мөмкинлек бирә. Скандинавия йөреше йөрәк-кан тамырлары системасы эшчәнлеген яхшырта, матдәләр алмашын арттыра, артык авырлыкны киметергә, терәк-хәрәкәт аппараты мускулларын ныгытырга ярдәм итә. Бу күнегүләрдән соң кәеф яхшыра, яшәргә көч арта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International