«Өмет яры» үзәге белгечләре «Өлкән буын» проекты кысаларында вебинарларда катнашалар

2020 елның 18 июне, пәнҗешәмбе

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» проектын тормышка ашыру кысаларында Менделеевск районының «Өмет яры» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Старость в радость» хәйрия фонды үткәргән вебинарда катнашалар. Дистанцион дәресләрнең максаты – социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗ дип танылган өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны озак вакат карау системасын гамәлгә кертүгә юнәлдерелгән чараларны тормышка ашыру.

Хәйрия фонды укытучылары аңлаешлы формада өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләрен өлкәннәр һәм инвалидларны гомуми карау, өзлегүләрне профилактикалау, үз-үзеңә хезмәт күрсәтү, дезинфекция, өйдә гигиеник карау, туклану һәм ашату кагыйдәләре, тернәкләндерүнең техник чараларын куллану алымнарына һ.б. өйрәтәләр.

Вебинарлар барышында алынган белемнәрне социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре «Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» технологиясе кысаларында дәресләр үткәргәндә кулланалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International