«Өйдә визит ясау» технологиясе кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге белгече Ләйсән Суниева 14 нче санлы «Хәрәкәтләре бозылган баланы ничек үз-үзенә хезмәт күрсәтергә өйрәтъ» дигән укыту пакеты буенча төркемле онлайн дәрес үткәрде. Максат: ата-аналарны балаларны үз-үзеңә хезмәт күрсәтү күнекмәләренә өйрәтү.
Көнкүреш күнекмәләрен формалаштыру каты һәм күптөрле бозылышлары булган балалар тормышында зур роль уйный. Баланы киенергә һәм үз-үзен карарга өйрәтеп, без аңа мөстәкыйль булырга, үзебез һәм әйләнә-тирә дөнья турында күп яңалыклар белергә булышабыз. Бу дәресләр баланың интеллектуаль һәм хәрәкәтчән үсеше өчен зур мөмкинлекләр бирә, ул акрынлап яңа күнекмәләр үзләштерә, вакыйгалар эзлеклелегенә ориентлашырга өйрәнә.
Онлайн дәресләр барышында киенү һәм гигиена күнекмәләре каралды. Курчакта белгеч тарафыннан тешләрне чистарту, юу, киенү һәм киенү-чишенү эшләренең үтәлеше күрсәтелде, кирәкле җиһазлар һәм материаллар, өйрәтү өчен уңайлы позалар, гамәлләрнең эзлеклелеге күрсәтелде, төп кисәтүләр һәм саклык чаралары каралды.