«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Наркотик куллануның зарары һәм аның нәтиҗәләре» мини-тренинг

2020 елның 18 июне, пәнҗешәмбе

Яр Чаллы шәһәре «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен психолог Чулпан Галләмова «Наркотик куллануның зарары һәм нәтиҗәләре» дигән темага мини-тренинг үткәрде.

Тренингның максаты: наркоманияга, тәмәке тартуга каршы профилактика, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру.

Чара тренинг темасына туры килгән риваятьләрдән башланды. «Нәрсә ул наркомания?», «Кешеләр ни өчен наркотиклар куллана башлыйлар һәм аларны кулланучыларны аклау бармы?» дигән сорауларга җавап эзләделәр. «Марионетки», «Баш тарту» күнегүләре үткәрелде. Ахырда бергәләп наркоман портретын ватман битенә ясадылар.

Тренинг нәтиҗәсендә уңай эмоциональ кәеф барлыкка килде. Социаль хезмәт алучылар  тәмәке тартуның һәм наркоманиянең зарары турында тирә-юньдәгеләрнең дә исенә төшерергә кирәк  дигән фикердә калдылар.

Тренингта биш кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International