Социаль ярдәмнең перспективалы ысулларыннан берсе булып өлкән кешеләрнен үз ресурсларын куллану тора, алар арасында хатирәләр дә зур әһәмияткә ия. Хәзер, изоляция чорында, өйдә социаль хезмәтләр алучылар белән инновацион технологияләрне аларнын ойлэрендэ куллану аеруча актуаль булып тора.
2020 нчы елның 17 нче июнендә Мамадыш районы «Забота» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Минем беренче укытучым яки язмышыма йогынты ясаган кеше!» дигән истәлек кичәсе узды . Чара «Аръяк урамында яз» дигэн фильм күрсәтү белән башланып китте. Социаль хезмәт алучы яшьлеге турында бик теләп сөйләде, бик күп фотографиялар күрсәтте. Мэктэп елларын искә төшерде.
Хатирәләр терапиясе тернәкләндерүнең мөһим факторы булып тора: иске фотосурәтләрне, яшәү турында хатирәләрне карау өлкән кеше тирәсендә яхшы микроклимат тудыра, тормышның иң яхшы чоры турында сөйләргә мөмкинлек бирә. Мондый чаралар-өлкән кешенең тормышын эмоциональ рәвештә тулыландыра, эмоциональ һәм интеллектуаль комфортка ярдәм, ялгызлыктан һәм депрессиядән коткара.