«Балачак дөньясы " исемле шәһәр балалар рәсемнәре конкурсы нәтиҗәләре

2020 елның 19 июне, җомга

«Балачак дөньясы " исемле шәһәр балалар рәсемнәре конкурсы нәтиҗәләре

 

Инвалид балалар һәм сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар  арасында «Балачак дөньясы» исемле шәһәр балалар рәсемнәре конкурсы үткәрү матур традициягә әверелде. Быел ул Яр Чаллы шәһәренең социаль яклау идарәсе, РФ Пенсия фонды идарәсе патронажы астында онлайн ракурсында старт алды,  1 апрельдән 24 майга кадәр дәвам итте.

Балалар үзләренең әкияти матур рәсемнәрен өч номинация буенча   җибәрделәр:

« Бу Җиңү Көне!»;

«Юбилеең белән, Татарстан!»;

 «Ел фасыллары»

Эшләрне 67нче, 68нче, 69нчы  коррекцион мәктәпләр, «Доверие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге, Яр Чаллы шәһәре «Солнышко», Алабуга шәһәренең «Астра» реабилитацион үзәкләренең тәрбияләнүчеләре - барлыгы 37 бала тәкъдим итте.

Быел барлык катнашучылар да кыйммәтле бүләкләр ала дигән карар кабул ителде. Балалар котлаулар кабул итәләр, сертификатлар һәм бүләкләр алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International