Мамадыш районы " Забота "халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәт ветеран-интернационалистлар белән очрашты.

2019 елның 11 феврале, дүшәмбе

2019 нче елныӊ 11нче февралендә "Забота" үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә социаль хезмәт алучылары һәм Әфганстандагы сугыш һәм башка локаль конфликтлар инвалидларының Татарстан Республика иҗтимагый оешмасының Мамадыш бүлеге ветеран-интернационалистлары белән очрашуы булып узды. Очрашуда Юсупов Рөстәм Фәхриҗан улы, Белоусов Виктор Павел улы, Муртазин Илсур Гыйлмухан улы катнаштылар. Алар 10 елга якын дәвам иткән сугыш, Ватан алдындагы интернациональ бурычларын үтәгән солдатларның батырлыгы һәм рух көче турында сөйләделәр. Катнашучыларның сорауларына җавап бирделәр. Әфганстанда һәлак булган барлык совет сугышчыларын бер минут тынчлык белән искә алдылар. Әлеге очрашуның максаты-халкыбызның тарихи һәм героик үткәненә кызыксыну уяту, армия белән бәйле вакыйгаларга хөрмәт тәрбияләү һәм ветераннарны хөрмәтләү. Очрашу ахырында кунакларны  чәй табынына чакырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International