Тәрбияче Фархуллина А. Н. мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән сөйләм үстерү дәресе үткәрде. Дәрестә балалар диңгез һәм су асты патшалыгы белән таныштылар, дельфин, сигезаяк һәм суүсемнәр турында күп кенә кызыклы мәгүгълүмат белделәр. Шулай ук А. С. Пушкинның "Балыкчы һәм балык турында әкият"е белән таныштылар, фикер алыштылар.
Диңгез турында күзаллаулар кәгазьдән композиция ясаганда һәм банктан "аквариум" оештырганда тормышка ашты, балалар пластилиннан балык һәм суүсемнәр ясадылар, күмәк эшкә өйрәнделәр.