"Добро Даром» " хәйрия фонды волонтерлары
11 нче февраль 2019 ел
10 февраль көнне Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат - йортында «Добро Даром» хәйрия фонды волонтерлары булып китте. Бу фондта бары тик фикердәшләр генә тора, алар өчен иң мөһиме – үзе ярдәм итә алмый торган кешеләргә ярдәм. Оешманың һәр әгъзасына төп таләп - башкаларның газапларына карата битараф калмау. Фондның миссиясе мохтаҗларны коткару гына түгел, ә күп кенә кешеләрнең эчке дөньясын төзекләндерү дә. Һәр кеше белән җанлы аралашу, гитарада җанлы музыка уйнау, һәр социаль хезмәт алучыга бүләк тапшыру - болар барысы да безнең әби-бабайларыбызнын күңелләрен күтәрде, алар кунакларны бик шатланып кабул иттеләр.