2019 елның 12 нче февралендә Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты – интернаты “Шәфкатьлелек” бүлегендә тәрбияче Абдуллина Роза Әмир кызы тарафыннан “Туган телем- газиз телем” дип аталган танып-белү уены үткәрелде.
Янгын куркынычсызлыгын кисәтү максатыннан өйдә социаль хезмәт күрсәтү белгечләре, социаль хезмәткәрләр гадәттән тыш хәлләр министрлыгының күзәтчелек органнары белән берлектә социаль хезмәт күрсәтүдә торучы өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларның өйләрендә җыелулары үткәрәләр.
Лениногорск муниципаль районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә «тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» технологиясен тормышка ашыру дәвам итә.
2019 елның 11 февралендә Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар өчен интернат йорты тәрбиячесе Галиуллина Нурия тарафыннан "Валентинкалар бүләк итәбез» дип исемләнгән уен программасы үткәрелде.
«Гнездышко» приютының иҗат остаханәсендә «Изге Вәли көне»нә әзерлек бара.
«Ел хатын-кызы. Ел ир-аты. Хатын-кыз карашы» республика конкурсында катнашу
12 декабрь 2018 ел
Яңа Чишмәдә «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты. Хатын-кыз карашы» республика конкурсының зона этабы үтте. Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының социаль эш буенча белгече Мостафина Гүзәлия Фәргать кызы бу этапка «Минем язмышым - минем һөнәрем» номинациясендә район туры нәтиҗәләре буенча узды. Гүзәлия Фәргать кызы үзенең чыгышында безнең өлкән яшьтәге кешеләргә булган бүгенге мөнәсәбәтебез киләчәктә балаларыбыз һәм оныкларыбыз өчен үрнәк булырга тиешлеген искә төшерде. Аның белән бергә сәхнәгә интернат – йортта социаль хезмәтләр алучылар да чыкты. Тамашачылар аларны көчле алкышлар белән бик җылы кабул иттеләр. Барлык конкурсантлар да дипломнар һәм бүләкләр алдылар. Аларның тырыш хезмәте, дөньяга иҗади карашлары, конкурста катнашулары өчен аларның һәркайсы мактауга һәм соклануга лаек.
11 февральдә Халыкара календаренда Бөтен дөнья авыру көне буларак билгеләнде.
"Якын кешеләр» клубы эшчәнлеге кысаларында “Веста” Үзәге психологы Наталья Емельянова социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 15 хатын-кыз һәм ир-ат арасында «Хисләрне иреккә чыгарабыз» дигән дәрес үткәрде. Дәреснең максаты: эмоциональ халәтне тигезләү ысулларына өйрәтү.
Спортны һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру максаты белән илебездә ел саен «Россия чаңгы юлы» дигән массакүләм чара үткәрелә. "Веста» Үзәге белгечләре чираттагы тапкыр Бөтенроссия чаңгы ярышында катнаштылар. Чаңгы шуарга яратучылар өчен бу кышкы спорт бәйрәмнәренең берсе булып тора. Кышкы урман буенча өч километр йөгереп үтү – ял көннәрен үткәрүнең иң яхшы ысулы түгелме?
Тәрбияче Фархуллина А. Н. мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән сөйләм үстерү дәресе үткәрде. Дәрестә балалар диңгез һәм су асты патшалыгы белән таныштылар, дельфин, сигезаяк һәм суүсемнәр турында күп кенә кызыклы мәгүгълүмат белделәр. Шулай ук А. С. Пушкинның "Балыкчы һәм балык турында әкият"е белән таныштылар, фикер алыштылар.
Диңгез турында күзаллаулар кәгазьдән композиция ясаганда һәм банктан "аквариум" оештырганда тормышка ашты, балалар пластилиннан балык һәм суүсемнәр ясадылар, күмәк эшкә өйрәнделәр.