Һөнәр сайларга эзерләнәбез

2019 елның 11 феврале, дүшәмбе

Педагог-психолог Юнысова Г.Х., хезмәт буенча инструктор Галеев А.Р. приютта тәрбияләнуче балалар белән  Мамадыш спирт заводына экскурсиягә бардылар.

     Әлеге  чара, балаларны төрле һөнәрләр белән танышырга, төрле белгечлек нечкәлекләрен   күзалларга  мөмкинлек бирә. Мамадыш спирт заводында булган  экскурсиянең төп максаты  приютта тәрбияләнүче  балаларны төрле оешма хезмәткәрләренең эшчәнлекләре белән таныштыру. Яшьүсмерләрне  төрле һөнәрләр белән таныштыру   киләчәктә аларга һөнәр сайлауда зур этәргеч булып тора.

     Балаларга бүгенге көндә заводта эш заказ буенча гына башкарылуы, элеге алымның югалтуларны  киметергә мөмкинлек бируе турында сөйләделәр.  Производствога килгән һәр кеше узенең  эшчәнлеген гади эшче һөнәреннән башлый. Бу кеше ким дигәндә, өч  һөнәрне  узләштерегә тиеш була. Элеге алым заводтагы җитештеру системасының бердәм механизмы буларак, эшләуче кешеләр бер-берсен алыштыра алсын өчен кулланыла.                                                                                        

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International