Өстәмә белем бирү оешмалары белән хезмәттәшлек итү кысаларында, Арчадагы “Өмет чаткысы” балаларны тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр, Арча укучылар йортында булдылар. Даими рәвештә монда йөрүнең төп максаты – балаларның физик мөмкинлекләрен үстерү, спорт белән шөгыльләнү теләге hәм спорт уеннарына кызыксыну тәрбияләү, яхшы кәеф булдыру. Бу килүдэ балаларны “Бочче” да уйнау көтә. Спорт залында безне түгәрәкнең җитәкчесе Фәрид Минхаиров hәм безнең үзәкнең чыгарылыш тәрбияләнүчесе, спортның бу төре белән күптәннән шөгыльләнүче Рамиль Шәрәфетдинов каршы алдылар. Алар бик мавыктыргыч hәм аңлаешлы итеп уенның кагыйдәләре белән таныштырдылар, икесе уенны күрсәттеләр. Балалар зур кызыксыну белән уенга кушылдылар, hәркем җиңү теләге белән “янып”, тырышып, актив рәвештә катнашты. Аларга уен бик ошады. Тәрбияче Филсинә Гарәфиева әйтүенчә, мондый очрашулар балаларда сәламәт яшәү рәвеше турында күзаллауны арттыруда, аларның сәламәтлеген ныгытуда, игътибарлылык hәм үз – үзеңә ышаныч хисен тэрбияләүдэ әhәмиятле чара булып тора.