Социаль-тернәкләндерү бүлегенең кунагы Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең җирле бүлекчәсе рәисе, шагыйрь, “Филантроп” Халыкара премиясе лауреаты Рифкать Гардиев булды. 30 елдан артык рәис булып эшләү дәверендә ул күрмәүче кешеләр өчен чаралар оештыра, иҗади конкурсларда, спорт ярышларында җиңүләр яулый, Татарстанда иң яхшыларның берсе булган Чистай “Провинциаллар” интеллектуаль заманча сәнгать клубын җитәкли, Кояш Тимбикова исемендәге муниципаль әдәби премия лауреаты (ул - биш китап авторы). 2018 елда Рифкать Гардиев һәм Валентина Солдатованың “Шатлык” бию дуэты “Филантроп” халыкара премиясе лауреаты булды.
Очрашу вакытында Рифкать Гәрәйхан улы үзенең язмышы, иҗади уңышлары турында сөйләде, шигырьләрен укыды. Тормышның төрле өлкәләрендә югары нәтиҗәләргә ирешкән мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр белән мондый очрашулар социаль хезмәтләр алучыларга уңай психологик йогынты ясый, мөмкинлекләрнең чикләнгән булуы тормышның төрле өлкәләрендә уңышларга ирешүдә киртә булмавына ышанырга ярдәм итә.
07 февраль 2019 ел., пәнҗешәмбе
07 нче февраль Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе базасында Россия яшь рәссамнары сәнгать конкурсының беренче этабы узды. Беренче космонавт Юрий Алексеевич Гагаринның тууына 85 ел тулуга һәм 2021 нче елда Ю. А. Гагаринның космоска очуына 60 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек программасына багышланган бу конкурс әһәмиятле проект булып тора. Бу чара социаль хезмәт алучылар арасында үткәрелде.
2019 елның 12 февралендә Азнакай муниципаль районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре тарафыннан «Тәмәке куллану нәрсәгә китерергә мөмкин?» дигән темага чара үткәрелде.
13 нче февраль 2019 нчы ел, чәршәмбе
“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә хезмәт буенча инструктор Зәмфирә Суфьянова «Изонить» техникасын кулланып открытка
ясау буенча мастер-класс үткәрде.
2019 елнын 12 нче февралендә Сарман районы «Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенен социаль-тернәкләндерү бүлегендә сәламәтлекләрен ныгытучы өлкәннәргә шәфкать туташы Лотфуллина Хәмдия грипптан саклану буенча профилактик лекция уздырды. Ул гриппнын симптомнары, саклану һәм дәвалану чаралары белән таныштырды. Барлык вируска каршы препаратлар белән терапиянең нәтиҗәлелеге аларны үз вакытында куллануга бәйлелеген искәртте.
«Здравушка» тернәкләндерү үзәгендә совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга утыз ел тулуга багышланган чара узды. Балалар Әфганстанда сугыш турында фильм карадылар. Һәр бала совет сугышчыларының батырлыгы турында белде. Чара ахырында «Без тынычлык өчен» патриотик рәсемнәр конкурсы игълан ителде.
Быел Арча шәһәренең «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен тернәкләндерү үзәге социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында грант отты.
2019 елның 12 февралендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Астра» реабилитация үзәгендә тәрбиячеләр “Кошлар безнең дуслар” дигән темага танып белү уены үткәрделәр.
Совет гаскәрләренең чикләнгән контингентын Әфганистаннан чыгаруга 30 ел тулу, сугышчы-интернационалистларны искә алу көне уңаеннан Менделеев муниципаль районында «Өмет Яры" халыкка иҗтимагый хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәткәрләре өлкән яштәге граңданнар һәм инвалидлар өчен " Без хәтерлибез – без яшибез " дигән чара уздырдылар.
«Балаларга көч кулланмау» программасын тормышка ашыру кысаларында Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Ләйсән Насыйрова 1 нче социаль участокта «Үз-үзеңне ышанычлы һәм ышанычсыз тотыш» дигән темага тренинг үткәрде.