Арчаның "Өмет чаткысы" «Белем дөньясына тәрәзә» проекты

2019 елның 12 феврале, сишәмбе

Быел Арча шәһәренең «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен тернәкләндерү үзәге  социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында грант отты.  «Белем дөньясына тәрәзә» проекты ярдәмендә  интерактив такта сатып алу мөмкинлеге барлыкка килде.  Проектның җитәкчесе музыка белгече Галиева Ләйсән.Тернәкләндерү процессында мәгълүмати технологияләрне дөрес кулану, балаларда кабул итү сәләтен үстерергә ярдәм итә, дәресләргә мотивацияне арттыра һәм танып-белү кызыксынуын стимуллаштыра. Үзәкнең   белгечләре сүзе буенча,  интерактив тактадан файдалану балаларга күп мәгълүмат алырга һәм мавыктыргыч шөгыльләр үткәрергә мөмкинлек бирә, Балаларга интерактив тактаның    инструментлары белән эшләргә ошый, алар белән идарә итү өчен бармак белән орыну җитә. Өстәвенә, аларга бу кызыклы һәм мавыктыргыч, димәк, дәресләр барышында  балалар бик күпкә өйрәнәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International