13 нче февраль 2019 нчы ел, чәршәмбе
“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә хезмәт буенча инструктор Зәмфирә Суфьянова «Изонить» техникасын кулланып открытка
ясау буенча мастер-класс үткәрде.
Чараның максаты: социаль хезмәт алучыларны Вәли открыткалары ясаунын төрләре һәм «Изонить» техникасы белән таныштыру, аларның иҗади потенциалларын ачыклау һәм үз-үзләрен күрсәтү мөмкинлеген күрсәтү.
Хезмэт буенча инструктор мастер-класста катнашучыларны «Изонить» техникасы тарихы белән таныштырды һәм аны бүләкләр әзерләгәндә, котлау открыткалары ясаганда ничек кулланырга икәнлеге турында сөйләде.
Хезмәт буенча инструктор катыргы кәгазҗдә җепләр белән эшләүнең тәртибен аңлатты һәм күрсәтте.
Иҗади эш нәтиҗәсендә, туганнарга, дусларга бүләк итәрдәй, бик матур челтәрле открыткалар килеп чыкты.
Мастер-класс ахырында социаль хезмәт алучылар мондый открыткаларның интерьерда матур, үзенчәлекле күренәчәкләрен азсызыклап уздылар.
Чарада 9 кеше катнашты.