2019 елның 12 февралендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Астра» реабилитация үзәгендә тәрбиячеләр “Кошлар безнең дуслар” дигән темага танып белү уены үткәрделәр.
Үткәрелгән уенның максаты – кошларның исемен истә калдыру, аларны тышкы кыяфәте буенча аерырга, В.Бианки иҗаты белән таныштырырга. Ә бурычы - тирә дөньяга кызыксыну уятырга һәм үз ара дустанә мөнәсәбәтләр тәрбияләү.
Балалрны В.Бианки иҗаты, китаплары белән таныштырдылар:”Песнәк календаре”, “Урман йортлары”, “Ябалак” безнең җирлектә булган кошларның рәсемнәрен карау, косворд чишү.
Уен файдалы һәм кызыклы булды. Уенда катнашкан үзәктәге балалар һәм аларның ата – аналары күңелле кәеф, уңай тәэсирләр алдылар.