2019 елның 13 февралендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Астра» реабилитация үзәгендә тәрбиячеләр инвалид балалар белән уен элементлары белән викторина үткәрделәр, аның максаты сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләрен формалаштыру.
Уеннар барышында балалар сәламәт булу өчен нәрсә кирәклеген искә төшерделәр. “Нәрсә белән уртаклашырга ярамый” дигән викторина барышында шәхси гигиена предметларын атадылар.
Ахырда балаларга Су – джок массажерын кулланып нокталы массаж элементларын күрсәттеләр.