Пластилиннан эшләнмәләр ясау - ул күңелле һәм мавыктыргыч ял итү ысулы гына түгел, ә күпкырлы үсешнең шактый нәтиҗәле ысулы да
Актүбә поселогы китапханәсендә Азнакай муниципаль районының "Өмет» халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре тарафыннан «Мозартика» уен методикасын кулланып “Космоска юл” дигән төркемле дәрес үткәрелде.
2015 елның 12 июнендә Татарстан Республикасы Президенты «Чиста булачак " эшенә старт бирде. Аксубай районының универсаль технологияләр техникумы волонтерлары «Чиста булачак " экологик хәрәкәте активистлары булып торалар. Волонтерлар Аксубай муниципаль районындагы «Хыял» социаль приютында тәрбияләнүчеләр белән очрашу уздырдылар һәм «Икенчел чимал эшкәртү»экологик дәресе үткәрделәр.
12 нче февраль 2019 нчы ел, сишәмбе
«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль эш буенча белгеч Рәмзия Хайбулова һәм 1-нче филиал китапханәсе хезмәткәре Дарья Миронова “Эшче һөнәрләр елы” кысаларында “Хатирәләр терапиясе” дигән чара үткәрделәр.
Дәүләт бюджет оешмасы «Халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге «Доброе сердце» Чирмешән муниципаль районында балалар һәм аларның әти-әниләре өчен күп төрле чаралар уза, әмма кайчагында оешма хезмәткәрләре үзләре өйгә социаль хезмәт алучылар янына, күп балалы яки имин булмаган гаиләләргә, инвалид балаларга һәм районның мәгариф учреждениеләренә баралар.
Бүген социаль педагог Шипилова Е.Н. һәм социаль эш буенча белгеч Микушова Г.И. Иске Котыш гомуми белем бирү мәктәбенә өстәл уеннары һәм ком терапиясе өчен җиһазлар белән чыктылар.Мәктәпнең актлар залында социаль эш буенча белгеч Микушова Галина Иван кызы15 кешедән торган башлангыч сыйныф укучылары өчен өстәл хоккее һәм өстәл футболы кебек ярышлар үткәрде.Шул ук вакытта, күрше технология кабинетында, гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең социаль педагогы Шипилова Елена Николай кызы15 укучы белән ком терапиясе буенча дәрес үткәрде.Балалар комны төрле ысуллар белән ясарга: махсус өстәлнең тигез өслегендә бармаклар белән ясарга, "сибеп" ясарга, ягъни кулга күп булмаган ком алырга һәм акылга килгән теләсә нинди рәсем ясарга өйрәнделәр.
Социаль педагог Шипилова Е.Н. һәм гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгече Микушова Г.И. 2019 елның 11 февралендә Иске Котыш гомуми белем бирү мәктәбенә бардылар, анда әлеге мәктәп укучылары белән берничә чара үткәрделәр.Мәсәлән, бишенче сыйныф укучыларына, 9 укучыга, балалар ышаныч телефоны турында сөйләделәр.Алар балаларга әлеге номердан кем һәм кайчан файдалана алуы турында аңлаттылар, “шул ахыргы проводта” кем утыра һәм җавап бирә, теләгән очракта, баланың шалтыратуы аноним һәм башка бик күп нәрсәләр турында сөйләделәр.
2019нчы елның 12нче февраленнән Мамадыш муниципаль районында «Забота» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре тарафыннан, «Здорово жить» программасы буенча профилактик дәрес уткәрелде.