ЯҢАЛЫКЛАР


13
февраль, 2019 ел
чәршәмбе

Балигъ булмаганнарның хокук бозуларын кисәтүдә мәгълүмати куркынычсызлыкны формалаштыру технологияләрен гамәлгә ашыру кысаларында “Веста” Үзәге психологы Ольга Тугашова 11-нче санлы социаль участокта 14-16 яшьлек 22 яшүсмер арасында “Үз куркынычсызлыгыңның хуҗасы бул” дигән төркемле дәрес үткәрде.

"Минем Ватаным, минем туган ягым» программасы кысаларында" Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Лилия Камалова 3 нче санлы социаль участокта 11-12 яшьлек 14 бала өчен «Татарстан хәзинәләре» темасына төркемле дәрес үткәрде.

"ВИЧ/СПИД профилактикасы» дәресләре курсы кысаларында «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Алия Малякова 15 бала арасында 1 нче санлы социаль участокта «Үз сәламәтлегебез турында кайгыртабыз" дигән темага дәрес үткәрде.

«Яңа туган баласын кабул итәргә шикләнгән хатын-кызларга социаль ярдәм күрсәтү буенча идарә тармаклары арасында хезмәттәшлек итүне оештыру» технологиясен тормышка ашыру кысаларында «Тукай үзәк район хастаханәсендә» Тукай муниципаль районындагы  халыкка хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе  «Шәфкатъ» психологы - Насырова Ләйсән Каюм кызы «Ана булырга психологик әзерлек» дигән темага дәрес үткәрде.

          «Асылташ» социаль йортында, балаларга патриотик тәрбия бирүгә зур игътибар бирелә. Шулай Әфганстан гаскәрләрен чыгаруга багышланган истәлекле көн алдыннан, «Калипсо» төркеме малайлары белән тәрбиячеләр әфганчылар истәлегенә багышланган декада уздырдылар.

          Дәрес барышында балалар Әфган сугышы тарихы белән танышып, ун ел эчендә бу сугышның унбиш мең Совет солдатларының тормышын алып киткәнен белделәр. Презентация барышында балалар тәэсирләре белән уртаклаштылар. Малайлар һәлак булган сугышчылар буенча, бер минут тынлык белән искә алып, Әфган сугышы геройларына багышланган рәсемнәр ясадылар.

         Безнең шәһәрдә дә бу сугышта катнашкан сугышчыларны очратырга була. Алардан без тыныч тормышыбызның һәр минутның кадерлеген тоеп яшәргә кирәген беләбез.

Балалар приютында булу вакыты чикле булганлыктан, белгечләр алдында кыска вакыт эчендә баланы кризис халәтеннән чыгару, укуга тарту, эшкә өйрәтү, дәвалауны оештыру, аның киләчәген билгеләү кебек катлаулы бурыч тора. Шуңа да приют эшендә педагогик-психологик консилиумнар үткәрү мөһим. 13 нче февральда уткэрелгэн консилиумда балаларның тернәкләндерү программасына өстәмәләр кертелде.

08.02.2019г. гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә «Изге Вәли көненә» багышланган чара узды. Әлеге чараның максаты: балаларның күзаллауларын киңәйтү һәм гомуми культурасын күтәрү, балаларда дуслыкның асылын һәм әһәмиятен аңлау формалаштыру, әйләнә-тирәдәгеләргә карата дустанә мөнәсәбәтләр тәрбияләүдә ярдәм итү. Балалар вакытны бик яхшы үткәрделәр, бәйрәмнең тарихын белделәр, алар зур йөрәк рәвешендә кул эшләре ясадылар һәм мәхәббәт, дуслык, бер-берсенә ярдәмчеллек турында сөйләштеләр.

12 февраль көнне «Чистай шәһәренең картлар һәм инвалидлар интернат-йорты «Юлдаш»та интернат специалистлары Ирина Тугашева, Елена Малолеткова, Альбина Сираева, Рәшит Вәлиев һәм Чистай шәһәренең №1 номерлы лицей укучылары һәм педагоглары белән берлектә  Муса Җәлилнең тормыш һәм иҗат юлына багышланган “Муса Җәлил – каһарман шагыйрь” исемле әдәби-музыкаль кичә булып узды.

Кичәнең максаты: патриот шагыйрь, татар халкының сөекле улы Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм дәһшәтле сугышны җиңүгә рухландырган шигырьләре белән таныштыру.

Лицейда бик күп еллар эшләп, зур тәҗрибәле педагог-ветеран Мира Ивановна Максимова Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты белән тирәнтен таныштырып үтте. Шагыйрьнең һәр чор иҗатына хас булган үзенчәлекләрне ачып, шигырь юллары белән беркетеп барды.

Сыйныф җитәкчесе Дания Дамир кызы Абдуллина күзәтчелеге астында 7 “Б” сыйныф укучылары башкаруында шагыйрьнең төрле чор иҗатына караган тетрәндергеч, искиткеч матур шигырьләре яңгырады. Кичәнең кунаклары “Ступени” әдәби оешмасы рәисе, китапханә үзәге методисты Елена Валерьевна Быкова, “Герой оныклары” исемле ирекле-патриотик клуб җитәкчесе Ольга Александровна Венидиктова, ярдәмчесе Татьяна Евгеньевна Фасхутдинова шагыйрьнең иҗаты буенча кызыклы фактлар китерделәр. Чара барышында Муса Җәлил шигырьләренә иҗат ителгән “Җырларым”, “Кызыма”, “Сагыну” кебек җырлар яңгырады. Кичәдә катнашучылар әсирлектә калып, җәза чиккән корбаннарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

Әфганстан – безнең хәтер

 

“Яр Чаллы шәһәре” округында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Солнышко” үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясендә 13нче февральдә тәрбияче Трофимова А.М. «Әфганстан – безнең хәтер» исемле тарихи сәгать уздырды. «Истә тотсыннар...» - дип яңгырый исән әйләнеп кайткан солдатлар иҗат иткән  җырның сүзләре. Бу патриотик илаһәм тәрбияләнүче балалар белән таныштылар, тарихи фактлар турында, әфган сугышында. Балалар игътибар белән «Зәңгәр беретлар», ансамбле башкаруында җырны тыңладылар, безнең солдат һәм офицерларның туган җиреләренә  кайту турындагы видеороликлар карадылар.

 

 

2019 елның 13 февралендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Астра» реабилитация үзәгендә тәрбиячеләр инвалид балалар белән уен элементлары белән викторина үткәрделәр, аның максаты сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләрен формалаштыру.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International