Социаль-тернәкләндерү бүлегенең кунагы Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең җирле бүлекчәсе рәисе, шагыйрь, “Филантроп” Халыкара премиясе лауреаты Рифкать Гардиев булды. 30 елдан артык рәис булып эшләү дәверендә ул күрмәүче кешеләр өчен чаралар оештыра, иҗади конкурсларда, спорт ярышларында җиңүләр яулый, Татарстанда иң яхшыларның берсе булган Чистай “Провинциаллар” интеллектуаль заманча сәнгать клубын җитәкли, Кояш Тимбикова исемендәге муниципаль әдәби премия лауреаты (ул - биш китап авторы). 2018 елда Рифкать Гардиев һәм Валентина Солдатованың “Шатлык” бию дуэты “Филантроп” халыкара премиясе лауреаты булды.
Очрашу вакытында Рифкать Гәрәйхан улы үзенең язмышы, иҗади уңышлары турында сөйләде, шигырьләрен укыды. Тормышның төрле өлкәләрендә югары нәтиҗәләргә ирешкән мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр белән мондый очрашулар социаль хезмәтләр алучыларга уңай психологик йогынты ясый, мөмкинлекләрнең чикләнгән булуы тормышның төрле өлкәләрендә уңышларга ирешүдә киртә булмавына ышанырга ярдәм итә.