2019 елның 12 февралендә Азнакай муниципаль районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре тарафыннан «Тәмәке куллану нәрсәгә китерергә мөмкин?» дигән темага чара үткәрелде. Дәреснең максаты - тәмәке куллануның сәбәбен ачыклау, тәмәке тартуның тискәре нәтиҗәләре белән таныштыру һәм тәмәке тартуга тискәре мөнәсәбәт булдыру. Психолог Шәрипова Эльвира тарафыннан: күнегүләр, «Әйе - юк» активатор уены, “Беренче сигарет”, “Тәмәке тартучынын акчасына нәрсә сатып алырга була?” дигән рольле уеннар үткәрелде. Балалар «Тәмәке куллану нәрсәгә китерә ала? " һәм " Тәмәке тартмау ничек әйбәт " дигән әнгәмәлэрдә зур кызыксыну белән катнаштылар. Шулай ук психолог тарафыннын тәмәке тартуның тискэре нәтиҗәләре аңлатылды. Дәрес ахырында «Кызыклы - файдалы» йомгаклау әйләнәсендә балалар бу дәрестә буенча үз фикерләрен әйттеләр. Өйгә биремнәр бирелде.